Татарча   Русский   English

Теләче районында семинар узды



16 май көнне Теләче районының Мәдәният йортында җирле мәдәният хезмәткәрләре, иң беренче чиратта – фольклор төркемнәренең җитәкчеләре өчен методик семинар узды. Аны Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәрләре – Эльмира Ринат кызы Каюмова (әйдәп баручы фәнни хезмәткәр) һәм Лилия Хамматхарис кызы Җиһаншина (баш белгеч) үткәрде.

Әлеге чара кысаларында репертуарны туплау, фольклор әсәрләрен өйрәнү, бәйгеләргә әзерләнү һ.б. җитди мәсьәләләр каралды. Сөйләшү барышында "Түгәрәк уен", "Иске Казан түгәрәк уены" фестивальләренең видеоязмалары, шулай ук элекке елларда Теләче районында язып алынган экспедиция материаллары кулланылды.

Семинарда Теләче муниципаль районының мәдәният бүлеге мөдире – Д.С. Иксанов да катнашты.

Чараның ахырында Казан белгечләре Теләче районы мәдәният вәкилләренә "Татар халкының йолалары һәм аларны сәхнәдә гәүдәләндерелеше" ("Обрядовая культура татар и ее сценическое воплощение") дигән видеоярдәмлек бүләк иттеләр.

Теләче якларында халык традицияләренә зур игътибар бирелә. Районда барлыгы 28 клуб эшләп килә, шуларның 27дә фольклор төркемнәре бар. Соңгы елларда йолаларны аутентик рәвештә күрсәтүдә уңышлар сизелә башлады. Мәсәлән, Югары Мәтәскә авылының "Фазыл чишмәсе" коллективы VIII "Иске Казан түгәрәк уены" фестивалендә "Фольклор-этнографик күренеш" номинациясендә I урынны яулап алды. Исегезгә төшерәбез, фестивальнең йомгаклау туры быел 13 май көнне Биектау районы Шәпше авылында оештырылды.

 

Эльмира Каюмова