Татарча   Русский   English

Буа районына комплекслы фольклор-этнографик экспедиция



Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең экспедицион төркеме 2017 нче елның 22 июненнән 28 июненә кадәр Буа районы татар авылларында комплекслы фольклор-этнографик экспедициядә булып кайтты. Экспедиция маршрутында Аксу, Бик-Ути, Исәк, Әлки, Атабай-Әнкебе, Кайбыч, Нурлат, Яңа Чәчкап, Кыр Тәүгелде, Әхмәт, Кырык Садак, Янтуган, Ташкичү, Иске Тинчәле, Иске Суыксу Выселкасы авыллары булды.

Информантлар белән сөйләшкәндә, безне иң элек татар халкының мифологик ышанулары, мифологик персонажлар, үсемлекләр белән бәйле сөйләкләр, гаилә-көнкүреш һәм календарь йолаларының үзенчәлекләре, имләүләр системасы, йола-гадәтләр, музыкаль фольклор, биюләр, уеннар, изге урыннар белән бәйле ышанулар кызыксындырды.

Экспедиция барышында Буа районы татарлары җырлы-биюле уеннары яздырылды. Шуның белән бер рәттән өлкән буын вәкилләре хәтерендә әле дә сакланып килгән борынгы бию – «Шудырып бию» хәрәкәтләре, шулай ук гармоникада аның көе дә яздырып алынды. Информантларыбыз уникаль бию турында да мәгълүмат бирә алды. Бу – «Тәртә асты биюе». Әлеге бию Ташкичү авылында яздырылып алынды.

Авыл халкы музыкаль культура, халык музыка уен кораллары белән тыгыз бәйләнештә булган. Аксу, Ташкичү, Кайбыч һ.б. авылларда курай, кубыз, таш сыбызгылар булуы ачыкланды. Һәр авылда диярлек үзенең гармунчысы булган. Авылның бер бәйрәме дә, чарасы да алардан башка үтмәгән.

 

                                                  

Буа ягында казны күп асраган кешеләр шактый. Казны йолку һәм эшкәртү рәвеше төрлечә. Бик-Үтидә «каз йолкыш» өмәсе эштән соң, кич белән үткәрелә. Кичке 7 гә туган, дус-иш хатын-кызлар җыела. Баш-аякларын, канатларын кисеп алгач, бер утырып чәй эчәләр. Монда казны кайнар суга салып алалар да, җылы әйбергә төреп куеп йомшарталар һәм мамыгы җиңел йолкына. «Анда җыры да, мәзәге дә, уен-көлкесе дә була. Эш беткәч, каз ашы, ите чыгарыла.

Кайбер авылларда, сабантуйны бөтенләй алмаштырып бетерә алмаса да, «урам бәйрәмнәре» үткәрәләр. Мәсәлән, Яңа Чәчкап авылының кеше күп яши торган урамнарында (Ачәрвах, Зур урам һ.б.) өстәл әзерләнә, коръән укыла һәм сәдака җыела, аннан соң төрле уеннар үткәрелә.

Мифологик күзаллаулар, имләү-дәвалау традициясенең дә үзенчәлекле яклары теркәлде. «Күз догасы», «тимрәү имләү»нең тулы текстлары, «бүре уы», «кызамык», «ныжы»һ.б. имләү яздырылды. Аеруча кызыксыну тудырганы «изен тапшыру» (имләү-дәвалауга имче үзеннән соң килгән дәвамчысына рөхсәтен тапшыруы) булды.

Авылның кабатланмас колоритын өйләр тудыра. Һәр өйне диярлек ювелир осталыгы белән эшләнгән матур тәрәзә йөзлекләре, бизәкләр бизи.

 

 

Авылларда хәзердә тимерчеләр булуы сөеннечле күренеш. Элек күбрәк эш кораллары, тимер савыт-саба ясау булса, хәзер исә хуҗалыкта ярдәмгә килүче техника җитештерү дә очрый.

 

 

Татар өенең яме – кул эшләнмәләре. Буыннан буынга тапшырылып килүче ядкәрьләр әле дә өйләрне бизи.

 

   

Буа районында үткәрелгән экспедиция бай материал тупларга мөмкинлек бирде. Буа районының мәдәният хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.