Татарча   Русский   English

Казан сәхнәсендә – «Мәхәббәт турында риваять»



16 ноябрьдә «Идел йорт» фестивалендә Сәед Гәлиев ис. мәдәният йортында Казан Дәүләт аграр университетының Студентлар татар Халык театры артистлары Илгиз Зәйниевның «Мәхәббәт турында риваять» әсәрен күрсәттеләр. Режиссер – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев. Җыр белән биюгә бай булган әлеге спектакльне зал алкышлар белән каршылады. Жюри әгъзалары исә – тамаша вакытында утның тулай мөкинлекләре кулланылмавына, җырларның, тасвирланучы вакыйгадан аерым баруына һәм театр формасының бераз концертка әверелүенә аеруча игътибар итте.