Татарча   Русский   English

«Идел йорт - 2017» фестиваленең җиңүчесе билгеле булды



22 ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Идел йорт» XVII Төбәкара үзешчән театр коллективлары фестиваленең йомгаклары ясалды.

Жюри әгъзалары ачык тавыш бирүне үткәрделәр. «Идел йорт» XVII Төбәкара үзешчән театр коллективлары фестиваленең гран-при иясе дип Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» спектакле өчен Актаныш районының Киров авыл мәдәният йорты халык театры табылды. Режиссер – Л.Шарафутдинова. Котлыйбыз!