Татарча   Русский   English

«Идел йорт» фестивале җиңүчеләрен бүләкләү



2017 елның 12 декабрендә  Г. Камал исемендәге Татардәүләт Академия театрында «Идел йорт» XVII Төбәкара үзешчән театр коллективлары фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Тамашачыга фестивальнең гран-при иясе дип табылган Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» спектакле күрсәтеләчәк.