Татарча   Русский   English

Казак җырларының «Казачий круг – 2018» Республика фестиваль-конкурсының зона сайлап алу туры тәмам



2018 елның 21 апрелендә Түбән Каманың «Мәдәни инициативалар үзәге» мәдәни муниципаль бюджет учреждениесендә һәм 22 апрельдә Казанның Мирный бистәсендә урнашкан мәдәният йортында казак җырларының «Казачий круг – 2018» Республика фестиваль-конкурсының зона сайлап алу туры узды.

Үзләренең конкурс программасын Закамский казак хоры, «Дивоцвiт» украина казак халык ансамбле, «Рябинушка» халык вокал ансамбле, «Вольница» вокал ансамбле, Яр Чаллыдан Кристина Кузнецова һәм Руслан Цветков, Түбән Камадан «Забава» һәм «Забавушка» халык фольклор ансамбле, Яңа Чишмә районыннан «Чишмә таңнары» вокаль ансамбле, Биектау районыннан «Веснянка» халык вокал ансамбле, Питрәч районыннан «Селяне» вокаль ансамбле күрсәтте.         

Болгар, Түбән Кама, Казан, Әлмәт районнарында узган барлыгы дүрт зона салап алу турында 24 конкурс программасы тәкъдим ителде.

Йомгаклау туры һәм Гала концерт 2018 елның июнендә Бөгелмә шәһәрендә узачак.