Татарча   Русский   English

Питрәч районы мәдәният сараенда коллективларның чыгышын карау булды



2018 елның 16 маенда Питрәч районы мәдәният сараенда «Үзешчән халык төркеме» мактаулы исемгә заявка биргән коллективларның чыгышын карау булды.

Художество Советы әгъзалары каршында Колай авылы мәдәният йортының «Рябинушка» (сәнгать җитәкчесе Л. Васина), Керәшен-Сәрдәсе авылы мәдәният йортының «Сәяр» (сәнгать җитәкчесе А. Маннапов) керәшен җыры ансамбле, Шәле авылы мәдәният йортының «Зөбәржәт» (сәнгать җитәкчесе З. Гыйниятова) фольклор ансамбле чыгыш ясады. Һәр коллектив 50 минутык программа әзерләгән. Коллективлар концертында балалар коллективлары да катнашты.

Концерт программасы төгәлләнгәч, Совет әгъзалары җитәкчеләр белән коллективлар чыгышы турында фикер алышты, репертуар, костюмнар, концерт программасы режиссурасы һәм башкару осталыгы турында киңәшләр бирде.  

Сәнгать Советы әгъзалары әлеге төркемгә «Үзешчән халык төркеме» исеме бирелсен өчен Татарстанның мәдәният министрлыгына үтенеч юллаячак.