Татарча   Русский   English

Анонс



2018 елның 3-4 июлендә Әлки муниципаль районының «Дубки» балалар сәламәтләндерү лагеры территориясендә Татарстан халыкларының традицион уеннары «Әйлән-бәйлән» II балалар Республика фестивале узачак. Фестивальне оештыручылар – Татарстанның мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты. Фестивальнең бурычы һәм максаты: балалар фольклор төркемнәренә ярдәм итү, халык уеннары дәвамчанлыгын саклау өчен шартлар тудыру, балалар һәм яшүсмерләрдә мәдәнияткә, телгә, гореф-гадәтләр, традицияләргә карата хөрмәт тәрбияләү. Фестивальдә Татарстанның 10 районыннан, Казан шәһәреннән һәм Төмәннән 14 балалар төркеме катнашачак.

Заезд көнне оештыручылар фестивальдә катнашучылар өчен бик кызыклы программа әзерләде. Лагерь территориясенә кергәндә, балаларны әкият персонажлары куян, төлке, баба яга, урман феясы, аю һәм башкалар каршы ала. Төштән соң балалар квест уеннар белән мавыга. Соңыннан барлык катнашучылар тантаналы рәвештә ачылучы фестивальнең «Сабантуй» мәйданына җыела. Анда җирәбә салу була. Шул рәвешле төркемнәрнең чыгыш ясау тәртибен билгелиләр. Җирәбәдән соң «Игровая мозаика» командаларны тәкъдим итү карала.  Монда «команда исемнәре» һәм «девиз» ягырый. Кич белән хәрәкәт ярышлары оештырыла. Чара ахырында мәйданда учак ягыла. Учак янында утыручы балалар олылар белән бергә учакка бәйле әкият тыңлаячак. Лагерь территориясендәге беренче көннең программасы җәйге кинотеатрда «Гора самоцветов» фильмын карау белән төгәлләнәчәк.

Фестивальң икенче көнендә, ягъни 4 июльдә, катнашучылар өчен «Играем вместе» конкурсы оештырыла.  Анда командалар традицион уен (хәрәкәтчән, драматик яки хороводлы) тәкъдим итә. Фестиваль көннәрендә балалар бик күп традицион уеннар белән танышачак. Аларның механизмын һәм ничек оештырасын үзләштерә. Әлеге чарада катнашу Татарстан халыкларының традицион уеннары мәдәниятен саклауга ярдәм итәчәк. Фестиваль төркемнәрне тәбрикләү һәм гомуми дуслык хороводы белән тәмамланачак.