Татарча   Русский   English

Сәламәт буын-көчле ил!» конкурсы нәтиҗәләре



2018 елның 23 ноябрендә Социомәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү институты базасында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәдәни-ял итү тибындагы учреждениеләре тарафыннан гамәлгә ашырыла торган наркотикларга каршы яшьләр инновацион проектларының «Сәламәт буын – көчле ил!» дигән проектларны яклау булды. Биредә Татарстанның 19 районыннан (Әгерҗе, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Зәй, Лаеш, Мөслим, Менделеевск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Сарман, Теләче, Чистай) 26 дәгъвачы чакырулы иде. Барлыгы 40 иҗат проекты тәкъдим ителде.

Яклауга жюри составы бәя бирде:

Г.А. Габдрахманов – директор урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Р.Р. Дедюлева – оештыру-аналитик һәм методик эшләр бүлеге мөдире; Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Т.С. Чекмарева  – баш белгеч, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Т.К. Соловьева – иҗади проектлар секторы мөдире.

Яклау өчен һәр катнашучы үз проектын тәкъдим итте һәм кечкенә генә чыгыш ясады, ул балалар, яшүсмерләр, яшьләр сәламәт, иҗади яшәү рәвешенә мотивация формалаштыруның төп формаларын, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында наркотикларга каршы эшчәнлекнең инновацион формаларын кертүне чагылдыра.

Әлеге иҗади проектлар районнарда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча зур мәгърифәтчелек, тәрбия эше алып барылуын күрсәтте. Балалар һәм яшьләр актив рәвештә иҗат, спорт белән шөгыльләнүгә, массакүләм, төркемле эш формаларын оештыруга җәлеп ителә, бу исә сәламәт яшәү рәвеше алып баруга, актив тормыш позициясе тудыруга, наркотик чаралар куллануга каршы торуга ярдәм итә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, районнарда волонтерлык хәрәкәтен үстерү, квест программаларын үстерү, куелган бурычларны тормышка ашырырга ярдәм итүче заманча технологияләр, аудио-видеоматериаллар куллану процессы билгеләнде.

Чара ахырында Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Ф. Х. Җәүһәрова конкурска йомгак ясады һәм барлык катнашучыларга дипломнар тапшырды, ә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәдәни-ял итү тибындагы учреждениеләре тарафыннан гамәлгә ашырыла торган наркотикларга каршы яшьләр инновацион проектлары республика конкурсында җиңүчеләргә – көчле ил!"шулай ук ноутбукларга сертификатлар тапшырылды.