Татарча   Русский   English

«Аһәңле Татарстан» фестиваль-конкурсы алдыннан республика семинары



2018 елның 24 ноябрендә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге Социомәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институты базасында «Татарстан Республикасы төп халыкларының традицион коралларында инструменталь төркемнәрне һәм башкаруны оештыру үзенчәлекләре» дигән Республика семинары үткәрде. Семинар «Аһәңле Татарстан» традицион музыка уен коралларында башкаручыларның республика фестиваль-конкурсы алдыннан узды.

Әлеге семинарда Татарстан Республикасының 11 районыннан (Алексеевск, Апас, Балтач, Яшел Үзән, Балык-Бистәсе, Сарман, Саба, Тукай, Чистай, Мамадыш, Ютазы) һәм Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән 23 кеше катнашты.

Семинарны түбәндәге укытучылар үткәрде:

С.М. Хәбибуллин Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Н. Җиһанов ис. Казан дәүләт консерваториясе профессоры.

Г.М. Макаров сәнгать белеме кандидаты, Н. Җиһанов ис. Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы доценты.

М.М. Сагатбекул – Казахстан милли консерваториясе докторанты. Курмангазы, республика һәм Халыкара конкурслар лауреаты.

Д.А. Габдрахманов – Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең фәнни хезмәткәре, халыкара һәм Бөтенроссия инструменталь конкурслар лауреаты.

Семинар иҗади атмосферада үтте. Барлык катнашучылар да практик мастер-классларда актив катнашты, сораулар бирделәр, шулай ук укытучылардан кыйммәтле киңәшләр алдылар. Семинарда катнашучылар оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм мондый семинарлар үткәрүнең кирәклеге турында үтенеч белән чыгыш ясады. Чара ахырында катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.