Татарча   Русский   English

Иҗади үрләр



2018 елның 24 ноябрендә Зәй шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда «Үзешчән халык төркеме» исемен бирү уңаеннан сәнгать советы әгъзалары (Г.А. Габдрахманов, Т.С. Чекмарева, Л.Г. Яфарова, Р.Х. Гатауллин) «Улыбка» балалар хореография ансамбле (сәнгать җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Л.И. Нестягина), «Магия» халык төркеме (сәнгать җитәкчесе М.А. Петленко), «Русская душа» халык вокал ансамбле (сәнгать җитәкчесе С.А. Миронова), «Мирас» халык вокаль-хореография ансамбленең (сәнгать җитәкчесе А.Х. Валиуллина) чыгышын карады. Катнашучы төркемнәр тарафыннан 32 төрле жанрдагы номер күрсәтелде. Концертта барлыгы 100 бала һәм яшүсмер үз осталыкларын күрсәтте.

Төркемнәр сәнгать советы әгъзалары тарафыннан югары бәя алды. Алар «Үзешчән халык төркеме» исеме алу өчен Татарстанның Мәдәният министрлыгына тәкъдим ителәчәк.