Татарча   Русский   English

Анонс



2018 елның 10 декабрендә Казанның Г. Камал исемендәге ТДАТ бинасында театр төркемнәре арасында уздырыла торган Ш. Закиров исемендәге «Идел-йорт» XVIII төбәкара конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булачак. Әлеге бәйрәм кичендә театр төркемнәре режиссерларына 12 «Дипломант», «Өч дәрәҗәле лауреат» исеме 5 театр төркеменә тапшырыла. 14 үзешчән артистка төрле номинациядә дипломнар биреләчәк. Шулай ук Мәдәният министрлыгының «Үзешчән театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен» премиясе игълан ителәчәк. Барлык бүләкләр дә акчалата сертификатка ия. Конкурста катнашучылар җиңүләре турында бүләкләү тантанасында гына беләчәк. Әлегә «Гран-при» иясе генә мәгълүм. Быел бу мактаулы бүләккә Бөгелмә шәһәреннән татар мәдәнияте үзәгенең татар халык театры лаек булды. Театрның режиссеры Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ф. Шакирова. Ул сәхнәдә артистлар белән Т. Миңнуллинның «Гөргери кияүләре» спектаклен тәкъдим итә.            

Башлана 19.00 сәгатьтә.

Билетлар Г. Камал кассасында.