Татарча   Русский   English

Иҗади үрләр



2018 елның 27 ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең «Камаз» мәдәният сараенда «Үзешчән («үрнәк») халык төркеме» исемен бирү (раслау) уңаеннан сәнгать советы әгъзалары (Г.А. Габдрахманов, Л.Г. Яфарова, Р.Х. Гатауллин) «Родник» һәм «Камаз» мәдәният сарае төркемнәренең иҗади эше белән танышты. Үзләренең программаларын «Моро» мордва халык вокал ансамбле (сәнгать җитәкчесе Н.Р. Гладышева), «Дивоцвiт» Украина казак халык ансамбле (сәнгать җитәкчесе В.А. Бутт), «Мизгел» җыр театры (сәнгать җитәкчесе Н.И. Әхмәтшина, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре) тәкъдим итте. Төркемнәрне карау үзенчәлекле дуслык әйлән-бәйләненә әйләнде. Концертта татар, украин, мордва, урыс җырлары яңгырады. Һәр төркем кырык минутлык программа әзерләгән һәм концерт бер сулышта үтте.

Сәнгать советы әгъзалары башкару осталыгына, репертуар төрлелегенә, костюмнарга югары бәя бирде. Һәр төркемнең чыгышы турында аның сәнгать җитәкчесенә фикерләр җиткерелде, иҗади уңышлар теләнде. Сәнгать советы әгъзалары тарафыннан «Родник» Халыклар Дуслыгы йорты директоры Л.Р. Ишалинага рәхмәт җиткерелде. Югарыда әйтелгән төркемнәр «Үзешчән халык төркеме» исеме алу өчен Татарстанның Мәдәният министрлыгына тәкъдим ителәчәк.