Татарча   Русский   English

«Идел-йорт» конкурсы нәтиҗәләре буенча пресс-конференция үтте



2018 елның 6 декабрендә «ТАТМЕДИА» нең брифинг-залында 10 декабрьдә Казанның Г. Камал исемендәге ТДАТ бинасында театр төркемнәре арасында уздырыла торган Ш. Закиров исемендәге «Идел-йорт» XVIII төбәкара конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына багышланган пресс-конференция үтте. Анда Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Ф.Х. Җәүһәрова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Д.Ф. Шакиров, Г. Камал театрының әдәби-бүлек мөдире, тәнкыйтьче, Д. Сираҗиев ис. театраль премиясе лауреаты Н.Р. Игъламов катнашты.