Татарча   Русский   English

Юбилеегыз белән!



Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге коллективы Марсель Хәернас улы Бакировны олы бәйрәме – сиксән биш яшьлек юбилее белән ихлас тәбрик итә!

Күренекле галим, педагог буларак Марсель Хәернас улы киңкырлы эшчәнлеге нәтиҗәсендә профессор, филология фәннәре докторы, күренекле фән эшлеклесе, Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең академигы, Россия Федерациясенең югары профессиональ белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре дәрәҗәсенә лаек була. Ул озак еллар Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты мөгаллиме буларак республикабызда мәгариф һәм фәнне үстерүгә мөһим өлешен кертә. 2018 елның 10 декабрендә 85 яшьлек зур юбилеен билгеләүче аксакал галим гомеренең алты дистә елдан артыграгы чын мәгънәсендә фидакяр фәнни-педагогик эшчәнлектән гыйбарәт.

Казан (Идел буе) федераль унивеситетында педагогик һәм фәнни эшчәнлек алып бару белән беррәттән Марсель Хәернас улы Бакиров инде 27 елдан артык гомерен Татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау үзәгенә, хәзерге Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенә багышлый. Биредә ул татар халкының традицион мәдәниятен өйрәнү һәм популярлаштыру өлкәсендә киңкырлы эшчәнлек алып бара. Татар фольклористикасы тарихында ул татар халык иҗатын, төрки-татар шигъриятен тирәнтен өйрәнгән олпат галим буларак үз урынын яулый. Аның фәнни җитәкчелегендә фән кандидатлары, филология фәннәре докторлары һәм профессорлар гыйлем дөньясына ак юл ала. Искиткеч кешелекле, мәрхәмәтле, олы йөрәкле, шул ук вакытта нәфис сүз серләренә төшенгән остаз буларак ул хезмәттәшләре, укучылары һәм республика җәмәгатьчелегенең хөрмәтен казана.

Чын күңелдән Марсель Хәернас улына озын гомер, нык сәламәтлек, иҗат уңышлары, күңел күтәренкелеге, бәхетле һәм шатлыклы көннәр телибез!