Татарча   Русский   English

Бүләкләр лаеклыларны тапты!



2018 елның 10 декабрендә Г. Камал исемендәге ТДАК бинасында театр төркемнәренең XVIII Төбәкара Ш. Закиров ис. «Идел-йорт» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Анда театр төркемнәренең 20 режиссеры, 15 номинант катнашты. Бүләкләү тантанасы алдыннан, 6 декабрьдә «Татмедиа» нең брифинг-залында бәйгене оештыручылар һәм жюри әгъзалары катнашында матбугат конференциясе узды. Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Ф. Х. Җәүһәрова ачып җибәрде. Ул конкурста катнашучыларга 8-21 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә үз төркемнәре белән күрсәткән спектакльләр өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Республикасы Мәдәни-ял итү учреждениеләрендә 1956 театр төркеме эшли, шуларның 145-е «Үзешчән халык төркеме» дигән мактаулы исемгә ия, дип билгеләп үтте. Конкурста 54 төркем катнашты, шуларның 20се Казан шәһәренең өченче турына чакырылган иде. Ф. Х. Җәүһәрова шулай ук театр хәрәкәте татар телен саклап калуга ярдәм итә, дип әйтте. Аннары ул Актаныш, Чирмешән, Түбән Кама, Саба, Менделеевск, Арча, Балтач, Апас, Әлмәт, Буа муниципаль районнарыннан килгән театр төркемнәренең 12 режиссерына «Дипломант» исеме белән Дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырды.

Аннары бүләкләү тантанасын Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби-драма бүлеге җитәкчесе, Д. Сираҗиев исемендәге премия лауреаты, театр тәнкыйтьчесе, конкурсның жюри рәисе Н.Р. Игъламов дәвам итте. Ул Татарстан Республикасының Саба, Актаныш, Түбән Кама, Буа, Арча, Менделеевск, Әлмәт, Апас, Балтач муниципаль районнары, Башкортостан Республикасының Дүртөйле районы артистларына иң яхшы рольләре өчен махсус дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырды. Чирмешән район мәдәният йортының халык театры режиссеры Р. Шакировага 70 мең сум күләмендә «Үзешчән театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен» премиясе тапшырылды. Чистай һәм Баулы халык театрлары режиссерларына конкурс кунаклары буларак Дипломнар тапшырылды.

Яшел Үзән муниципаль музыка театрына һәм Мөслим районы мәдәният йорты халык театрына «III дәрәҗә Лауреат» исеме белән дипломнар һәм 50 әр мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Тамашачылар көчле алкышлар астында «II дәрәҗә Лауреат» исеме белән Дипломнар һәм 75 әр мең сумлык сертификатлар белән һәр төркемгә халык театры режиссерларына тапшырылды. Б. Тарханов татар мәдәнияте үзәге Казан дәүләт аграр университетының Ульяновск һәм студентлар халык театрына, шулай ук «I дәрәҗә Лауреат» исеме белән Диплом һәм Әтнә муниципаль районы Олы Елга мәдәният йорты халык театры режиссеры 100 әр мең сумлык сертификат тапшырды.

Бөгелмә шәһәре Татар мәдәният үзәге халык театрын «Гран-при» белән бүләкләү өчен Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Д. Д. Натфуллин һәм «Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты» төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе Р.З. Закиров чакырылган иде. Конкурс лауреатларына исемле истәлекле билгеләр, шулай ук конкурс символикасы төшерелгән сәгатьләр тапшырылды. Халык театры режиссеры Ф.В. Шәрипова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре «Гран-при» дипломы, 1 млн. сумлык сертификат белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Президенты исеменнән һәм коллективның Төмән шәһәренә гастрольләргә бару сертификаты тапшырылды. Җавап сүзе белән Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары И. Б. Белова чыгыш ясады. Бүләкләү тантанасы тәмамлангач, тамашачылар Бөгелмә шәһәре Татар мәдәният үзәгенең халык театры куелышында Т. Миңнуллинның «Гөргери кияүләре» пьесасы буенча куелган спектакльне бик теләп карадылар.

2019 елның 15 февраленнән театр төркемнәренең Ш. Закиров исемендәге «Идел-йорт» XIХ төбәкара конкурсы башлана.