Татарча   Русский   English

Свердловск өлкәсендә «Шома бас» төбәкара конкурсы узды



2018 елның 8-9 декабрендә Свердловск өлкә дәүләт халык иҗаты сараенда икенче тапкыр татар биюләрен башкаручыларның «Шома бас» ачык төбәкара конкурсы узды. Беренче тапкыр әлеге конкурс 2017 елда узды һәм Свердловск өлкәсе конкурсы булды, шул ук елда конкурс яңа дәрәҗәгә күтәрелде һәм төбәкара статуска ия булды. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Свердловск өлкәсенең гомуми һәм һөнәри белем министрлыгы гранты буенча «Свердловск өлкәсенең татар конгрессы (Урал татарлары)» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды. Конкурста Свердловск, Чиләбе, Оребург, Пермь, Башкортостанның яшь таланталары катнашты. Конкурсантларны профессиональ һәм абруйлы жюри бәяләде, аның составында Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре эшләде:

– Р. Гарипова – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры;

– Л. Яфарова – хореограф-куючы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең баш белгече;

– А. Гордиенко – Урал дәүләт академия рус халык хоры балетмейстеры;

«Гран-при» ның төп призына Пермьнән «Гүзәл Чулман» татар бию ансамбле лаек булды. Аларга 200000 сумлык татар сәхнә киемнәре тегү өчен Сертификат тапшырылды. Жюри катнашучыларны шактый кырыс һәм гадел хөкем итте.

Конкурс программасы тәмамланганнан соң, беренче көнне барлык коллектив җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Компетентлы жюри әгъзалары үзләренең кисәтүләрен әйттеләр, конкурсантларның кайбер хаталарын күрсәттеләр. Барлык катнашучылар фикеренчә, бу үз вакытында, кирәкле, файдалы әңгәмә иде.

Татар биюләрен башкаручыларның «Шома Бас» ачык төбәкара конкурсының Гала-концерты бер сулышта узды. Бәйрәмнең мактаулы кунагы Татарстан Республикасының халык артисты Х. Тимергалиева булды. Конкурс барлык якты тәэсирләр, хисләр бүләк итте, программа һәм кызыклы биюләр белән истә калды. Ул Россия халыкларының үзенчәлеген, мәдәниятен һәм сәнгатен саклауның актуальлеген, мәдәниятләрнең үзара бәйләнеше, башка халыкларның мәдәниятенә һәм традицияләренә бер-береңне хөрмәт итү хисләре тәрбияләүнең мөһимлеген тагын бер кат күрсәтте. Катнашучылар арасында барлык коллективлар да күп милләтле һәм иң мөһиме-катнашучыларның күбесе балалар һәм яшьләр иде.

Оештыручы – Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм «Свердловск өлкәсенең татар конгрессы «төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенә, Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә, Свердловск өлкәсенең гомуми һәм һөнәри белем бирү министрлыгына, Свердловск өлкәсенең мәдәният министрлыгына, Свердловск өлкә дәүләт халык иҗаты сарае әлеге чараны уздыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә.

Фотолар Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегеннән алынды

Җиңүчеләр монда.