Татарча   Русский   English

Анонс



2018 елның 13 декабрендә Казанның «Московский» спорт һәм мәдәният үзәгендә «Урыс җыры–2018» халык җырларын башкаручыларның республика конкурсының йомгаклау туры һәм Гала-концерты узачак.

Халык җырларын башкаручыларның республика конкурсы Халык башкару мәдәниятен саклап калуга, балаларны һәм яшүсмерләрне рус мәдәнияте кыйммәтләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Конкурс 3 этапта үткәрелә:

I этап – 2018 елның гыйнвар-февраль айларында Татарстанның шәһәр һәм районнарында

II этап – зона караулары февральдән апрельгә кадәр 6 зонада үтте: Лаеш, Болгар, Әлмәт, Түбән Кама,  Казан шәһәрләре, Кама Тамагы районы. 1 мең кеше катнашты.

Ш этап – 2018 елның 13 декабрендә Казанның «Московский» спорт һәм мәдәният үзәгендә узачак.

Йомгаклау чарасына Татарстанның 18 районыннан 30 ансамбль һәм аерым башкаручы чакырыла. Җиңүчеләр саны 200 дән артык.

Йомгаклау туры 10.00.

Гала-концерт 18.00.