Татарча   Русский   English

«Казан» милли-мәдәни үзәгендә Татарстандагы музыка сәнгатен үстерү темасына түгәрәк өстәл узды



2018 елның 17 декабрендә «Казан» мили-мәдәни үзәгендә «Татарстан – Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советының киңәйтелгән утырышы узды. Анда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге идарәсе рәисе Р. Ф. Кәлимуллин чакыруы буенча Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Ф. Х. Җәүһәрова һәм кече фәнни хезмәткәр Д. А. Габдрахманов катнашты.

Утырыш кысаларында Татарстан Республикасында музыка сәнгатен үстерү темасына үткәрелгән түгәрәк өстәл көн тәртибенең үзенчәлеге булды. Шулай ук Татарстанның татар милли уен кораллары оркестрын булдыру мәсьәләсе дә күтәрелде.