Татарча   Русский   English

Юбилеегыз белән!



Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге коллективы Рәмзия Гыйният кызы Мөхәмәдованы олы бәйрәме – 95 яшьлек юбилее белән ихлас тәбрик итә!

Р.Г. Мөхәмәдова – күренекле этнограф, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының дәүләт премияләре лауреаты. Галимә – инде бүген үк этнография фәненең классик мирасына әверелгән коллектив хезмәтләрнең хөрмәтле авторы. Алар арасында «Татары Среднего Поволжья и Приуралья» («Урта Идел буе һәм Урал буе татарлары»), «Народный костюм татар Поволжья и Урала. Историко-этнографический атлас татарского народа» («Идел буе һәм Урал татарларының халык костюмы. Татар халкының тарихи-этнографик атласы»), «Татары» («Татарлар») һ.б. Рәмзия Гыйният кызы – күпсанлы мәкаләләр һәм монографияләр дә язган, этнография фәнен «Татары-мишари. Историко-этнографическое исследование» («Мишәр татарлары. Тарихи-этнографик тикшеренү»), «Татарская народная одежда» («Татар халык киеме»), «Народный костюм татар-кряшен» («Керәшен татарларының халык костюмы») кебек саллы хезмәтләр белән баеткан.

Чын күңелдән юбилярга озын гомер, нык сәламәтлек, иҗат уңышлары, күңел күтәренкелеге, бәхетле һәм шатлыклы көннәр телибез!