Татарча   Русский   English

2019 ел чыршысы



2019 елның 2 гыйнвареннән 6 сына кадәр Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәлеше буенча республика конкурсының конкурс комиссиясе эшендә катнашты. Алар Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре белән бергә 45 муниципаль берәмлек (район үзәге) һәм 45 авыл җирлеге эше белән танышты. Комиссия әгъзалары бәйрәмгә һәм конкурска Яхшы әзерләнүне билгеләп үтте. Барлык җирлекләрдә дә бәйрәм вәзгыяте сизелде. Көндезге һәм кичке вакытта Кыш Бабай һәм Кар Кызы, әкият персонажлары катнашында бик күп чаралар үткәрелде. Кайбер районнарда кунакларны Кар Бабай һәм Кар кызы каршы алды. Балалар өчен төрле күңел ачу-хоккей уены, тимераякта шуу, аркан тарту оештырылды. Балалар чанада шуды. Спас, Чистай, Алексеевск, Лаеш һәм Сарман районнарыннан фоторепортаж бәйрәмгә яхшы әзерлек турында сөйли. Һәр җирдә мәдәният хезмәткәрләре һәм җирлек башлыклары Яңа ел уенчыкларына конкурслар оештырды, кардан һәм боздан әкият персонажларының сыннарын урнаштырдылар. Алар арасында иң үзәк урынны, әлбәттә, 2019 ел символы – кабан (дуңгыз) алып тора иде. Күп кенә җирлекләрдә авыл халкы да әзерлек эшләрендә актив катнашты. Әйләнә-тирәдә сәүдә нокталары эшләде һәм һәркем кайнар чәй эчеп тәм-томнар, шашлык татып карый алды. Конкурска нәтиҗәләр февраль аенда ясалачак.

Хөрмәт белән, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге.