Татарча   Русский   English

Чирмешән районында тантаналы рәвештә клуб ачылды



2019 елның 8 февралендә Чирмешән муниципаль районының Чумачка авылында тантаналы рәвештә 40 урынга исәпләнгән авыл клубы ачылды. Ул район бюджеты нефтьчеләрнең финанс чаралары хисабына төзелде. Клубта тамаша залы, грим, бәдрәф, сәхнә бар. Авылда 100 дән артык кеше яши. Газның кыйммәтле булуын исәпкә алып, заманча икътисади мич сатып алырга карар ителгән һәм бина утын ягып җылыта башлаган.

Авыл клубы ачылышына күп кенә кешеләр килде. Халык яңа клубка бик шат иде, чөнки анда чиста, якты һәм җылы. Чирмешән муниципаль районы башлыгы Ф. М. Дәүләтшин халыкны яңа клуб ачылу белән котлады, районда барган эшләр турында сөйләде, төзүчеләргә бүләк хатлары тапшырды. Район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе О. В. Маркова төзүчеләргә рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды. Клуб ачылышына катнашкан Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры урынбасары Г. А. Габдрахманов халыкны бәйрәм белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән котлады. Авыл халкыннан хезмәт ветераны җавап сүзе белән чыгыш ясады. Тасманы тантаналы рәвештә кискәннән соң, барысы да клубка узды, анда район мәдәният йорты артистлары һәм якын-тирә авыл мәдәният йортлары әзерләгән бәйрәм концерты булды.