Татарча   Русский   English

«Казан Кремле» музей-тыюлыгында фольклор ансамбльләре чыгышы булды



2019 елның 8 февралендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Манеж» күргәзмә залында «Идел һәм Каспия буенда: Ефәк юлы мирасы» Россия этнографик музее җыентыгыннан күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасы муниципаль районнарының иҗат тәркемнәре чыгыш ясады. Күргәзмәгә килүчеләрне үзләренең матур концерт номерлары белән Питрәч муниципаль районы мәдәният йортының «Җәүһәр»  халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Ф.А. Мингалиева), Апас муниципаль районы мәдәният йортының «Садә» халык фольклор ансамбле (җитәкчесе З. Н. Мөхәммәтшина) сөендерде. Саба муниципаль районы Шөкше авыл мәдәният йортының «Зиләйлүк» фольклор ансамбле (җитәкчесе Л.А. Хисмәтова).