Татарча   Русский   English

Кукмарада «Аһәңле Татарстан» Республика фестиваль-конкурсының зона этабы узды



2019 елның 9 февралендә Кукмара район мәдәният йортында «Аһәңле Татарстан» традицион музыка уен коралларында башкаручыларның республика фестиваль-конкурсының зона этабы узды. Конкурсны гамәлгә куючы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Әлеге конкурсны оештыручы Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге. Фестиваль Татарстан Республикасындагы төп халыкларының инструменталь традицияләрен саклауга, халык музыкасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә, үсеп килүче буында патриотизм тәрбияләүгә, халык традицияләренә карата кызыксыну уятуга юнәлтелгән.

Беренче зона этабында Татарстан Республикасының 6 муниципаль районыннан 16 төркем һәм аерым башкаручылар катнашты (Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Теләче, Питрәч). Конкурс тыңлаганнан соң түгәрәк өстәл булды, анда катнашучылар жюри әгъзаларыннан кыйммәтле тәкъдимнәр алды. Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге фестивальнең зона турын югары дәрәҗәдә оештырган өчен Кукмара муниципаль районы башлыгы С. Д. Димитриевкә, Башкарма комитетның мәдәният бүлеге җитәкчесе Р. Б. Нуриевка рәхмәт белдерә.