Татарча   Русский   English

Ватанны саклаучылар көне белән!



Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге мәдәният органнары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләрен, Татарстан Республикасы мәдәни-ял итү учреждениеләре хезмәткәрләрен, үзешчән сәнгать төркемнәре җитәкчеләрен һәм анда катнашучыларны 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлый.

Ватанны саклаучылар көне – мөһим бәйрәм, үз гаиләләрен, якыннарын, үз Ватанын саклаган чын ир-атлар бәйрәме. Сезгә сәламәтлек, рух ныклыгы, тыныч күк йөзе телибез!