Татарча   Русский   English

Теләче район мәдәният йортында 2018 елга йомгак ясалды



2019 елның 27 февралендә Теләче район мәдәният йортында 2018 елга йомгак ясалды. Эшчәнлекнең анализы һәм 2019 елга бурычлар белән Башкарма комитетның мәдәният бүлеге җитәкчесе Д. С. Исхаков чыгыш ясады. Аннан соң туган якны өйрәнү музее директоры Ф. М. Имамиева, Казаклар авылы китапханәчесе А. А. Рәхмәтуллина, Алан авыл мәдәният йорты директоры Г. Г. Җамалиева, Үзәк мәдәният йорты директоры К. В. Майсурадзе эш тәҗрибәсе белән чыгыш ясадылар. Теләче районы мәдәният хезмәткәрләренең профком рәисе Е. Г. Фатихова. Киңәшмәдә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры урынбасары Г. А. Габдрахманов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А. А. Нурмөхәммәтов катнашты. Киңәшмә республиканың иң яхшы мәдәният хезмәткәрләрен һәм призерларын бүләкләү белән тәмамланды.