Татарча   Русский   English

Сәнгать Советы әгъзалары «халык» исемен бирү буенча театр төркеме эше белән танышты



2019 елның 1 мартында Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең Сәнгать Советы әгъзалары Г. Ә. Габдрахманов, Р. Х. Гатауллин, Р. Ф. Миндубаев «халык» исемен бирү (раслау) буенча Кышлау авыл мәдәният йорты каршындагы «Чишмә» фольклор төркеме, Әтнә муниципаль районы Бәрәскә авыл мәдәният йорты каршындагы «Нур» театр төркеме эше белән танышты. Нигезләмә буенча, төркемнәр үзләренең 5 еллык эше турында документларны тәкъдим итә һәм соңыннан концерт программасын белән иллешәр минут эчендә театр куелышын күрсәтә.  

Аларны караганнан соң, Совет әгъзалары чыгышлар буенча фикер алышты һәм җитәкчеләргә иҗади киңәшләр бирде.