Татарча   Русский   English

Бөгелмәдә «Казачий круг – 2019» республика конкурсының сайлап алу туры узды



2019 елның 2 мартында Бөгелмә шәһәрендә казак җырларының «Казачий круг – 2019» Республика конкурсының сайлап алу туры узды. Анда Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Яңа Чишмә районнарыннан 11 коллектив катнашты. 33 җыр яңгырады. Жюри әгъзалары артистлар өчен мастер-класс үткәрде.