Татарча   Русский   English

«Аһәңле Татарстан» Республика фестиваль-конкурсының зона этабы узды



2019 елның 2 мартында Зәй муниципаль районының шәһәр мәдәният йортында «Аһәңле Татарстан» традицион музыка уен коралларында башкаручылар Республика фестиваль-конкурсының зона этабы узды. Татарстан Республикасының 7 муниципаль районыннан (Әгерҗе, Бөгелмә, Зәй, Тукай, Мөслим, Ютазы, Сарман) 8 төркем һәм аерым башкаручылар катнашты. Конкурс тыңлаулары тәмамланганнан соң барлык катнашучылар һәм җитәкчеләр өчен түгәрәк өстәл булды. Жюри әгъзалары кыйммәтле киңәшләр бирде, хаталар өстендә эш алып барды һәм катнашучыларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләделәр.

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге фестивальнең зона турын югары дәрәҗәдә оештырган өчен Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримовка, Башкарма комитетның мәдәният идарәсе җитәкчесе С. Ю. Ревинага, шәһәр мәдәният йорты директоры М. С. Колистратовага рәхмәт белдерә.