Татарча   Русский   English

Алабугада «Казачий круг»



Казан җырын башкаручыларның республика конкурсының чираттагы зона смотры 2019 елның 3 мартында Алабуга шәһәре Мәдәният сараенда узды. Бу көнне смотрга Тукай, Түбән Кама, Алабуга муниципаль районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән төркемнәр килгән иде. Жюри әгъзалары – Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге бүлек мөдире Т. К. Соловьева, А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәге мөдире Т. С. Чекмарева, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты Д. В. Денисов төркемнәрнең чыгышын тыңлап, аларның чыгышларына җентекле анализ ясадылар һәм үзешчән артистларга һәм аларның җитәкчеләренә методик тәкъдимнәр бирделәр. Киләсе зона смотры 23 мартта Казанда Мирный бистәсенең Мәдәният йортында узачак.