Татарча   Русский   English

«Идел-йорт» старт ала



Татарстан Республикасында театр төркемнәре арасында уздырыла торган Ш. Закиров исемендәге XIX «Идел-йорт» төбәкара конкурсы башлана.

11 марттан 30 апрельгә кадәр зона сайлап алу турлары узачак.

11,12 март көнне сайлап алу комиссиясе әгъзалары Яр Чаллы шәһәрендә 18,19 мартта Минзәлә шәһәрендә, 28,29 мартта Бөгелмә шәһәрендә, 9-11 апрель көннәрендә Чистай шәһәрендә, 13,14 апрельдә Әлмәт шәһәрендә, 16-18 апрельдә Буа шәһәрендә, 23,24 апрель көнне Әтнә авылында, 28,29 апрель көннәрендә Теләче авылында, 30 апрель көнне Казан шәһәрендә театр төркемнәре спектакльләрен караячак. 12 театр төркеме чакырылган өченче сайлап алу туры Казанның В. И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү үзәгендә 6 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр узачак. Анда 2019 елгы «Гран-при» исеме иясе билгеләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, 2018 ел конкурсы нәтиҗәләре буенча «Гран-при» исеменә Бөгелмә шәһәре Татар мәдәни үзәгенең халык театры лаек булды.