Татарча   Русский   English

Сабантуйның милли-мәдәни үзенчәлекләрен саклауга багышланган квалификация күтәрү курслары үткәрелде



2019 елның 25 февраленнән 7 мартка кадәр Өстәмә (һөнәри) белем бирү институтында Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге фольклор төркемнәренең җитәкчеләре, район һәм авыл мәдәният йортларының сәнгать җитәкчеләре, бәйрәм режиссерлары өчен квалификация күтәрү курсларын оештырды.

Әлеге курсларда Татарстан Республикасының 20 муниципаль районыннан (Кукмара, Саба, Чүпрәле, Буа, Лениногорск, Теләче, Чистай, Түбән Кама, Нурлат, Кайбыч, Аксубай, Алексеевск, Биектау, Спас, Зәй, Яшел Үзән, Чирмешән, Апас, Азнакай, Сарман) һәм Казаннан килгән 29 белгеч катнашты. Аларга махсус программа буенча лекцияләр, гамәли дәресләр укытылды. Зачет вакытында курсларда катнашучылар Сабантуйны бүгенге шартларда үткәрүгә бәйле проектлар якладылар. Курслар һәр катнашучыга таныклык тапшыру белән тәмамланды.