Татарча   Русский   English

8 март – мәхәббәт һәм бәхет бәйрәме!



Хөрмәтле хатын-кызлар! Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март уңаеннан Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге исеменнән ихлас котлауларны кабул итегез. Эш һәм социаль статуска карамастан, хатын-кыз беренче чиратта кыз, әни, әби, хатын, дус кыз, күрше һәм хезмәттәш. Сезгә йөрәкләрдә җылылык һәм мәхәббәт, күтәренке кәеф һәм рух ныклыгы телибез. Һәр язгы көн кояш нурлары белән бергә сезгә шатлык һәм тынычлык китерсен. Сезнең тормышыгызда сюрпризлар һәм шатлыклы вакыйгалар күп булсын, сезнең елмаюыгыз бу дөньяны һәрвакыт бизәсен! Бәйрәм белән!