Татарча   Русский   English

Татарстан Республикасы Композиторлар берлегендә иҗади очрашу узды



2019 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Композиторлар берлегендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге идарәсе рәисе Р. Ф. Кәлимуллинның музыка кораллары осталары-җитештерүчеләр А. З. Харисов (тальян эшләүче оста), Р. Г. Гайзетдинов (курай җитештерү буенча мастер), Г. Г. Максумьянов (гөслә һәм ятаган эшләүче), Ф. А. Ханбеков (дәрф һәм барабаннар җитештерү буенча мастер), И. И. Гыймадиев (кубыз җитештерүче) белән иҗади очрашуы узды. Әлеге күргәзмә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең фәнни хезмәткәре Д. А. Габдрахманов тарафыннан оештырылды. Очрашуда перспективалы планнар һәм авторлык музыкаль инструментларын тәкъдир итү, мастер-класслар уздыру һәм М. Горький исемендәге Музейда музыка уен кораллары күргәзмәсе кысаларында иҗади очрашулар уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Аның ачылышы май уртасында булачак.