Татарча   Русский   English

Анонс



2019 елның 22 – 23 мартында Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында «Иделкәем - Кариев варислары» балалар-яшүсмерләр театр төркемнәре төбәкара фестиваленең III йомгаклау туры узачак. Анда җюри соңгы турга сайлап алган иң яхшы драма һәм курчак төркемнәре катнашачак. Фестиваль барышында 6 драма һәм 4 курчак спектакле күрсәтеләчәк. Алар арасында һәр номинациядә призлы урыннар һәм Гран-при ияләре билгеләнәчәк.

«Драма театры» номинациясендә жюри рәисе – Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының баш режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Р. М. Әюпов.

«Курчак театры» номинациясендә жюри рәисе – РФ һәм ТР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Әкият» Татар дәүләт курчак театры режиссеры-куючы Л. А. Дьяченко.