Татарча   Русский   English

Итоги экспедиции в Ульяновскую и Тюменскую области РФ (на татарском языке)



Татар фольклоры дәүләт үзәгенең экспедицион төркеме Төмән һәм Ульяновск өлкәләрен иңләп, бай материал туплап кайтты. Төмән өлкәсенең Төмән районына оештырылган экспедиция барышында Турай, Янтык, Талмы, Явызбы, Шыкча авылларында эшләргә туры килде. Экспедиция барышында 124 сәгать аудиоязма, 6 сәгать видеоязма, 146 фотография тупланды.
Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районында Иске Кулатка, Яңа Зимничә, Яңа Кулатка, Урта Терешка, Югары Терешка, Зирекле, Иске Зеленай, Иске Атлаш, Иске Мостяк, Мосеевка авылларында эш алып барылды, һәм 32 сәгать аудиоязма, 5 сәгать видеоязма, 112 фотокадр тупланды.
Ике өлкәдә дә эш юнәлеше уртак иде. Информантлар белән сөйләшкәндә, безне иң элек татар халкының мифологик ышанулары, мифологик персонажлар белән бәйле сөйләкләр, солдатка озату йоласының үзенчәлекләре, имләүләр системасы, йорт хайваннары белән бәйле магия, йола-гадәтләр кызыксындарды.
Экспедиция барышында тупланган материалларны барлап чыкканнан соң, һәр төбәкнең дә үзенә генә хас үзенчәлекләре белән беррәттән уртак яклары булуы да ачыкланды. Төмән районының Янтык авылында солдатка озату йоласының кызыклы үзенчәлекләре саклана. Биредә егетне тупсага куелган дага аркылы атлатып чыгару гадәте бар. Шулай ук информантлар үз балаларын озатканда тавык келәве үткәрүләре турында сөйлиләр.Солдатка китәсе егеткә атап суелган тавыкны анасы егетнең башы, култык асты, биле тирәли “Үз кулым белән озаттым, үз кулым белән каршы алырга насыйп итсен” дип, 3 кабат әйләндерә. Талмы авылында исә кемне дә булса юлга озатканда, ул кеше яисә машина тирәли шырпы яндырып “Алас, Алас” дип төтәсләп чыгу кирәклеге турында әйтәләр.
Мифологик затларга, алар белән бәйле ышануларга килгәндә, һәр ике өлкәдә дә йорт хуҗаларына ышану зур урын алып тора. Ульяновск өлкәсендә йорт анасы бөтен хуҗалыкка ия булса, Төмәндә ул кеше яши торган йорт белән генә чикләнә. Ә йорт хайваннарын саклаучы рухлардан биредә Сэнки баба һәм Алтынчәч мамаларына ышану көчле. Ияләргә бәйле рәвештә аларны ашату, бер йорттан икенче йортка күчерү гадәте дә сакланып килә. Гомумән алганда, йорт анасы, мунча иясе, Хозер Ильяс, Мәцкәй, Эямеце, Зәнки баба, Гамбәр ана кебек түбән рухларга ышану, аларның күңелен күрергә тырышу, яхшыларын олылау, начарларыннан саклану халыкның көндәлек тормышыда зур урын алып тора.
Имләү традициясенә килгәндә, аның Ульяновск өлкәсендә аеруча көчле булуы күзгә ташлана. Биредә олы буын вәкилләре генә түгел, урта буын да әбиләрдән килгән сихәтләндерү гадәтләрен түкми-чәчми саклап килә. Эзләнүләр барышында тимрәү, арпа, бүре уы, кыярак, дуңгыз колагы, җир зәхмәте тию кебек авыруларны имләү тәртибен видеога яздырып алу гына түгел, имчеләрнең коралларын да фотога төшерергә насыйп булды.

Гомумә алганда, ике якка оештырылган экспедиция дә уңышлы чыкты, бай материал тупланды дип әйтергә мөмкинлек бар. Халык күңеленең тутыкмас җәүһәрләре һаман да яши, халкыбызның илһам чишмәсе саекмый һәм саегырга җыенмый да әле.