Татарча   Русский   English

Жюри әгъзалары «Аһәңле Татарстан» фестиваленең III тур катнашучыларын билгеләде



2019 елның 25 мартында Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә « Аһәңле Татарстан» традицион музыка уен коралларында башкаручыларның Республика фестиваль-конкурсының жюри әгъзалары Кукмара, Чирмешән, Зәй районнарында һәм Казан шәһәрендә 2019 елның 9 февраленнән 16 мартына кадәр узган зона турларына йомгак ясады.

Нәтиҗә ясауда катнаштылар:

С. М. Хәбибуллин – жюри рәисе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры.;

Г. М. Макаров – сәнгать белеме кандидаты, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы доценты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе;

Л. Х. Җиһаншина – Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең фестивальләр һәм конкурслар оештыру буенча баш белгече, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты.

Фестивальнең III йомгаклау туры һәм гала-концерты 2019 елның 20 апрелендә Саба муниципаль районының Байлар Сабасында узачак.

III турда катнашучыларның исемлеге монда.