Татарча   Русский   English

Сәнгать Советы әгъзалары Арча районы театрлары эше белән танышты



2019 елның 30 мартында Сәнгать Советы әгъзалары Арча муниципаль районының Сикертән һәм Олы Ашыт авыл мәдәният йортларының халык театрлары эше белән танышты. Төркемнәр «Ай булмаса йолдыз бар» һәм «Табылдык» спектакльләрен күрсәтте. Совет әгъзалары театрларга «халык» исемен 5 елга раслау турында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы алдында үтенеч язачак.