Татарча   Русский   English

Свердловск өлкәсендә Төбәкара татар халык иҗаты бәйгесе узды



2019 елның 23 мартында Свердловск өлкәсенең Әрәкәй авылында татар халык иҗаты буенча төбәкара конкурс узды. Быел конкурс XI тапкыр уздырылды һәм Свердловск, Чиләбе өлкәләреннән, Татарстан һәм Башкортостан Республикаларыннан килгән кунаклар һәм иҗат төркемнәрен җыйды, ә бу 34 иҗат төркеме һәм 250 дән артык катнашучы.