Татарча   Русский   English

Мари Илендә «Чулпан» балалар төркемнәре смотры узды



Мари Илендә «Чулпан» балалар төркемнәре смотры узды

2019 елның 30 мартында Татар мәдәнияте Республика үзәгендә Мари Иле Республикасының Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министрлыгы ярдәме белән VIII төбәкара «ЧУЛПАН» балалар үзешчән иҗаты фестиваль-конкурсы узды.

Фестивальнең максатлары һәм бурычлары:

- талантлы, үзенчәлекле төркемнәрнең сәнгать потенциалын эзләү һәм гамәлгә ашыру;

- милли, традицион чыганакларга, музыкаль һәм җырларга, бию мирасына мәхәббәт һәм кызыксыну уяту;

- иҗатта үзен күрсәтергә теләүчеләргә мөмкинлекләр бирү;

- иҗади төркемнәр арасында профессиональ һәм мәдәни элемтәләрне үстерү һәм ныгыту;

- балалар үзешчән иҗаты проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү;

- перспективалы иҗат төркемнәре һәм башкаручыларны үстерүдә ярдәм итү.

Иҗади бәйгедә Мари Иле, Чувашия һәм Татарстан Республикасыннан 70 төркем катнашты.

Конкурс жюрие:

Жюри рәисе: О. М. Герасимов – сәнгать белеме докторы, профессор Марду;

Жюри әгъзалары: С. В. Речкин – Россиянең һәм Марий Иле Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;

Н. В. Смирнова – Мари Иле Республикасының халык артисты, хореограф, Мари Дәүләт Университетының хореография кафедрасы доценты, «Сударушка» халык җыр һәм бию ансамбле балетмейстеры;

А. Р. Хафиз –  «Идел» яшьләр үзәге директоры;

Д. А. Габдрахманов – Татарстан Республикасы традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең фәнни хезмәткәре.

Конкурсның Гран-при иясе Мари Иле Республикасының Параньга бистәсенең «Зазеркалье» бию төркеме булды!