Татарча   Русский   English

Халык иҗаты Йортына – 80 яшь!



1939 елның 2 апрелендә Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы Мәдәният һәм сәнгать идарәсе боерыгы белән «республика территориясендә үзешчән сәнгатьнең барлык формалары белән җитәкчелек итүне тәэмин итү максатларында» Татар Республика халык иҗаты йорты оештырыла. 1979 елның декабрендә ул Республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәгенә мәдәни-агарту эше буенча методик кабинетны тоташтырып үзгәртеп оештырыла.

2011 елның май аенда Республика халык иҗаты фәнни-методик үзәге һәм татар фольклоры дәүләт үзәге белән мәдәни-агарту эшләре белән берлектә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге оештырылды.

Республиканың мәдәни тормышында әлеге истәлекле вакыйга белән учреждение, мәдәни-ял өлкәсе хезмәткәрләрен тәбрик итәбез.