Татарча   Русский   English

Сәнгать Cоветы әгъзалары Теләче һәм Саба районы төркемнәре эше белән танышты



2019 елның 3 апрелендә Теләче районында «Халык» исемен алуга гариза биргән ике төркемне карау булып узды һәм Саба районында «Халык» исемен алуга гариза биргән 4 төркем «Халык» исемен раслады. Сәнгать Советы әгъзалары, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәрләре Р. Х. Гатауллин, Л. Г. Яфарова, Р. Ф. Миндубаев Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортының «Балачак» курчак театр-студиясе һәм «Фазыл чишмәсе» татар фольклор төркеме эше белән танышты. Саба муниципаль районы мәдәният йортында балалар сәнгать мәктәбенең «Яшьлек» халык хореография төркеме, район мәдәният йортының «Биләр» халык вокаль-инструменталь ансамбле, Шәмәрдән мәдәният йортының «Акварель» халык хореографик төркеме һәм Шәмәрдән мәдәният йортының «Хыял» вокаль-триосы үзешчән төркеме иҗат программасы әзерләде.

Сәнгать Советы әгъзалары тарафыннан һәр төркемнең эшчәнлегенә анализ ясалды.