Татарча   Русский   English

Сәнгать Советы әгъзалары Әгерҗе районының иҗат төркеме эше белән танышты



2019 елның 7 апрелендә Сәнгать Советы әгъзалары Әгерҗе районы иҗат төркемнәренең «Халык» һәм «Үрнәк» үзешчән төркем исемен алуга гариза биргән эше белән танышты. Район Мәдәният сараенда Совет әгъзалары «Балачак академиясе» хореография ансамбле чыгышын карады. Иж Бубый һәм Тәбәрле авыл мәдәният йортларында Совет әгъзалары өчен театр төркемнәре үзләренең спектакльләрен тәкъдим итте. Полес авыл клубында Мари гармунчылар ансамбле үз программасын күрсәтте. Барлык төркемнәр дә узган 5 елда башкарылган эшләр турында документация тәкъдим иттеләр. Карау төркемнәрнең «Халык» исеменә лаек булуын күрсәтте. Һәр төркемнең чыгышына анализ ясалды, иҗади тәкъдимнәр бирелде.

Совет әгъзалары Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы алдында төркемнәргә «Халык» һәм «Үрнәк» дигән исем бирү турында 5 ел срокка үтенеч язачаклар.