Татарча   Русский   English

Сәнгать советы әгъзалары Биектау районы төркеме эше белән танышты



2019 елның 8 апрелендә Биектау муниципаль районының «С. Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең «Везунчик» бию театры белән «Үрнәк» исемен бирү өчен танышу булды. Сәнгать советы әгъзалары, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәрләре Т. К. Соловьева, Л. Г. Яфарова Биектау муниципаль районының «С. Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесенең «Везунчик» бию театры эше белән танышты. Биредә эстрада һәм стилле халык биюләренең төрле хореография юнәлешләреннән төзелгән 50 минутлык концерт программасы тәкъдим ителде. Һәр бию сюжетлы булды һәм һәр номерга тиешле сәхнә костюмнары тегелде.

Сәнгать советы әгъзалары тарафыннан төркемнәрнең эшчәнлегенә анализ ясалды, ул яхшы бәяләнде.