Татарча   Русский   English

Әлмәт шәһәрендә «Идел-йорт»



2019 елның 13-14 апрелендә Әлмәт Татар Дәүләт Драма театрында Ш. З. Закиров исемендәге театр тәркемнәренең «Идел-йорт» төбәкара конкурсының чираттагы сайлап алу туры узды. Сайлап алу комиссиясе әгъзалары Татарстан Республикасының Әлмәт, Нурлат, Зәй, Ютазы районнары һәм Башкортостан Республикасының Октябрьский шәһәре, Югары Яркәй авылы театр төркемнәре спектаклен карады һәм анализлады.

Киләсе карау 16-18 апрельдә Буа шәһәрендә узачак.