Татарча   Русский   English

«Иске Казан Түгәрәк уены» республика татар фольклоры фестивале



Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылып килүче «Иске Казан Түгәрәк уены» фестивале 10 нчы тапкыр үз тамашачасын WorldSkills эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Иске Иске Татар бистәсенә җыйды.

«Иске Казан Түгәрәк уены» фестивале беренче тапкыр 2010 елда «Иске Казан тарихи-мәдәни һәм табигать тыюлыгы»нда үткәрелде. Бүген дә ул республика фольклор коллективларын, аерым башкаручыларны уртак бер түгәрәккә туплап, татар фольклорының онытыла барган үрнәкләрен дөньяга чыгаруда, яшь буында милли мәдәнияткә кызыксыну уятуда, һәм, гомумән алганда, мәдәниятебезне үстерүдә бәяләп бетермәслек өлешен кертеп килә.

18-20 августта Казан ипподромында «Иске Казан Түгәрәк уены» фестиваленә чыгыш ясарга килгән фольклор коллективлары чемпионат кунакларын каршы алды. Ә инде 22 августта фестивальнең гала-концерты гөрләп узды. Анда Татарстан Республикасының 22 районыннан килгән 57 фольклор коллективы катнашты. Милли кәсеп һәм һөнәрчелек остаханәләрендә кул эшләнмәләре сатып алу, хәтта ясап карау мөмкинлеге дә булды.

З.Солтан белән К.Насыйри урамнары киселешендә урнаштырылгын зур сәхнәдә җыр-биюләр, милли уен коралларында уйнау кебек чыгышлар яңгыраса, Каюм Насыйри урамындагы 11 йорт ишегалдында гореф-гадәт, милли йолаларыбыз яктыртылды.