Татарча   Русский   English

«Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивале



28-30 август көннәрендә Казанда уникенче Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале узды. Әлеге чарага Россиянең 17 төбәгеннән 37 фольклор коллективы җыелды. Соңыннан ике бәйрәм бер сәхнәдә узды. Бәйрәмгә бирелгән иң зур бәя - "Татарның моңлы йөзе" булды. Фестивальдә Ульяновск, Төмән, Перьм, Самара, Омск, Түбән Новгород, Чиләбе, Оренбург, Киров, Пенза, Волгоград өлкәләреннән Марий Иле, Кырым, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия һәм Татарстаннан татар фольклор коллективлары катнашты. “Түгәрәк уен” фестивале 28 август "Крылья Советов" паркында ачылды. Паркта ял итүчеләр бик теләп фольклор коллективларның кичке уеннарына кушылды. Уеннарны инде күптәннән “Түгәрәк уен” белән таныш булган Илмир Ямалов алып барды. Ә 29 нчы августта В. И. Ленин исемендәге мәдәни ял итү комплексында түбәндәге номинацияләр «Иң яхшы фольклор-этнография коллективы», «Традицион музыка уен коралларының иң яхшы инструменталь коллективы», «Иң яхшы фольклор-хореография коллективы», «Иң яхшы бәет һәм мөнәҗәтләрне башкаручы», «Иң яхшы вокаль коллективы», «Иң яхшы вокалист», «Традицион музыка уен коралларында иң яхшы башкаручы» буенча катнашучылар көч сынашты. 30 нчы августта 15.00 сәгатьтә Г. Камал театры каршындагы мәйданда «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты фестивале белән берлектә XII «Түгәрәк уен» Бөтен Россия татар фольклоры Түгәрәк уен» фестиваленең гала-концерты гөрләп узды.