Татарча   Русский   English

Фестиваль “Кызыл диңгез” в Египте



Мисырның Марса Аләм курорт шәһәрендә “Кызыл диңгездә сәнгать туа” дип аталган халыкара сәнгать фестивалендә Татар фольклоры дәүләт үзәге директоры Җәүһәрова Фәнзилә Хәкимовна булып кайтты. Бу фестивальдә аның белән бергә, кинорежиссер Салават Юзеев, язучы Рабит Батулла һәм “Хуш аваз” фольклор төркеме дә катнашты. Әлеге фестиваль күп юнәлешләрне үз эченә алган булган. Анда шагыйрь-язучыларның, сынчылар һәм рәссамнарның, эстарада һәм фольклор төркемнәрнең, футбол командаларының ярышлары уздырылган.
Мисырда яшәүче халыкларның фольклорын, Мисырның профессиональ сәнгате белән танышырга теләүчеләр өчен мәдәни түризм юнәлешендә эш башланган. Марса Аләм шәһәрендә кул осталарының остаханәләре урнаштырылган. Алар анда бедуиннарның сюжетлы, бизәкле келәмнәрен туку белән шөгыльләнәләр. Мисырлылар әлеге башлангычларында Татарстан белән дә уртак тел табачакларына ышана.