Татарча   Русский   English

Татар авыллары үз тарихын барлый



Соңгы елларда шактый күп Татар авыллары үзләренең кайсы чорлардан бирле, нинди тарихи вакыйгаларга бәйле шартларда, кайсы нәсел тарафдарларына мөнәсәбәтле авыл булып оешып китү нокталарын билгели, һич югы шуңа бәйле эзләнүләр алып бара башлады. Әлбәттә, бернәрсә дә үзеннән үзе генә килеп чыкмый. Кемнеңдер бу мәсъәләгә якынырак килеп, борчылып, эзләнүләрнең чыбык очларын табып, ипләп кенә аларны башка җепләргә тоташтырып торучы вазифаларын башкаруы зарур. Һәр авылның башлап йөрүчесе, гадәттә авылның үз кешесе була. Андыйлар күп булмый, ләкин алар авыл халкы тарафыннан хөрмәткә лаек, гыйлемле кеше буларак танылган була. 2013 елның 6 июле көнне авыл юбелеена бәйле бик масштаблы, шул ук вакытта тантаналы вакыйга Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районында урнашкан Мостяк авылында булды. Мостяклылыр үзләренең авылларының 300 еллык юбилеен гүзәл бәйрәм буларак үткәрделәр. 1713 елда патша Петр I тарафыннан махсус Указ белән Мостячка елгасы буендагы җирләр: көтүлекләр, чәчүлекләр, урманнар патшага гозер белән мөрәҗәгать иткән 67 кеше исеменә бүлеп бирелә. Бу тарих төпкелләрендә калган вакыйга моннан 300 ел элек июль айларында булса, бүгенгесе көннең шул ниятне гамәлләштерүчеләрнең варислары, ата-бабаларның рухларын шатландырып, авыл яшәешенә яңа өмет кузгатып, зур бәйрәмгә җыелды. Бәйрәмнең һәр катнашучысына иң зур күчтәнәч буларак авыл тарихы сәхифәләреннән торган, яңа гына табадан төшкән китап өләшенде. Китапның авторы шушы Мостяк авылы угълы – тарих фәннәре докторы, профессор Фрид Айниевич Рашитов. Ул әлеге китапта Мостяк авылының башланып китүеннән алып, ХХ гасырның 20 елларына кадәрге авыл кешеләренә бәйле тарихи вакыйгаларны бик күп чыганакларга таянып, бәенә бәйләп язып чыккан.

Бәйрәм тантаналары программасы бик тыгыз төзелгән иде. Хәзер авылның басу капкасы кырыен бу җирләрнең тарихын сөйләп, дәлилләп торучы Стелла бизи. Ул Стелланы барлык авыл халкы һәм кунаклар җыелышып, матур сүзләр әйтеп ачтылар. Ачу танатанасында үзенең ата-бабалары рухын шатландыручы, Ульян өлкәсендәге бик күп татар авылларының горурлыгы булган олпат шәхес Иске Кулатка районы башлыгы Эдуард Әнвәр улы Ганеев горурлык катыш шатлык сүзләрен халыкка ирештерде. Стелла-Тамга ачылу хөрмәтенә 30дан артык яшь велосепидчылар Петр патша указы бирелгән җирләрне әйләнеп, вело-чабышта катнашты. Аннан Мостяк урта мәктәбе актлар залында Ф. А. Рашитов әзерләгән тарихи китап киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Өйлә намазыннан соң авыл мәдәният йорты каршында авылны башлап, татарча әйткәндә, авылның беренче казыгын каккан 67 кешенең фамилиясе урнаштырылган мнумент-стендны ачу тантанасы оештырылды. Стендны ачуда район башлыгы Э. А. Ганеев, Ф. А. Рашитов һәм авылның укытучылар династиясенең иң мөхтәрәм һәм зуры исәпләнгән Нугаевлар нәселе вәкиле олуг ага М. М. Нугаев катнашты. Стенд ачылуга халык әлеге исемлектән тизрәк үз нәселләренә мөнәсәбәтле булган фамилияләр, исемнәрне барларга кереште. Авыл халкына бик җылы котлау сүзләре белән беррәттән авылның киләчәге үз кулларында булуы турында фикерләрне китапны, Стелла һәм стендларны гамәлгә куюда матди ярдәм итүче шәхес – район башлыгы Эдуард Әнвәр улы Ганеев җиткерде. Бәйрәм тантаналарында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршында эшләп килүче традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Ф. Х. Җәүһәрова һәм әлеге Үзәк каршында чыгып килүче “Түгәрәк уен” журналы баш редакторы И. В. Гарипова, журналның җаваплы секретаре Г.Г. Хамидуллиналар катнашты. Җурналның алдагы саннарында әлеге вакыйга турында киңәйтелгән язманы укып, танышырга мөмкин булачак.

 

вело-чабышчылар

Иске Кулатка районы башлыгы Эдуард Әнвәр улы Ганеев Мостяк авылы халкын бәйрәм белән котлый

Мостяк авылы кешеләре бәйрәм вакытында

Мостяк авылы тарихын чагылдырган китапны тәкъдим итү мизгелләре