Татарча   Русский   English

Итоговая научно-практическая конференция ГЦТФ "Актуальные проблемы современной фольклористики" (2006)



Мәдәният министрлыгы каршында эшләп килүче Татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау дәүләт үзәгенең фәнни эзләнүләр даирәсе елдан-ел киңәя бара. Россия Федерациясенең, Татарстан Респуликасының татарлар яшәгән  районнарына экспедицияләр оештыру, кыр материалларын фәнни яктан эшкәртеп фольклор җыентыклыры, монографияләр бастыру, семинарлар, конференцияләр уздыру Үзәк тарафыннан татар фольклорын өйрәнү һәм кире халыкка кайтару юнәлешендә эшләнгән эшләрнең бер өлеше генә. Ел дәвамында башкарылган эшләргә йомгак ясау, нәтиҗәләр чыгару һәм киләчәккә планнар кору инде матур гадәткә әверелгән еллык хисап-йомгаклау конференциясендә гамәлгә ашырыла. 2006 елның 9 февралендә Мәдәният министрлыгының утырышлар залында үткәрелгән конференциядә Үзәк хезмәткәрләре белән беррәттән Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Казан дәүләт университеты галимнәре һәм Кукмара районы мәктәпләре укытучылары да катнашты.  

Конференцияне Үзәкнең директоры, филология фәннәре кандидаты Җәүһәрова Фәнзилә Хәкимовна ачып җибәрде. Ул Үзәк галимнәренең фәнни эш юнәлешләрен ачыклап үтте, җәмгыятьнең мәдәни структурасында фольклорның урынын билгеләү мәсьәләләренә тукталды һәм бүгенге көндә фольклор мирасын барлау, өйрәнү фән казанышларын исәпкә алып дәвам ителергә тиешлеген ассызыклады. Докладчы фольклор мирасын яңа күзлектән анализлауны тулы бер комплекс буларак тикшеренүләр алып барудан чыгып аңлата. Аның фикеренчә, кайсы гына фольклор текстын алсак та, аны жанр кысаларында гына калдырмыйча, сүзләрнең яшәү мөхите, таралыш даирәсе, кулланылыш үзенчәлекләре белән бер комплекста өйрәнү генә фольклорчы-галимне кызыклы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Комплекслы анализ аерым бер фактны мөстәкыйль өйрәнүне генә күздә тотмый, ул традициянең дәвамчынлыгын, саклану-сакланмавын да билгеләргә ярдәм итә.  

Икенче доклад филология фәннәре докторы Бакиров Марсель Хаернасович  тарафыннан ясалды. Ул гомумтөрки поэзиянең яралуы һәм иң борынгы формалардан бүгенге язма шигърияткә килү юллары турында мәгълүмат биреп үтте. Бакиров М.Х. төрки шигырьнең беренче үрнәкләрен халык авыз иҗатыннан эзли, татар фольклорында, язма мәдәнияттә киң таралыш тапкан икеюллыкларга тукталып, аларның башлангычын хуннарга бәйләп аңлата һәм бүгенге көндә дә татар шигъриятенең аерылгысыз өлешен тәшкил итүләрен билгеләп үтә.

Филология фәннәре докторы Юсупов Фәрит Юсупович “Урал арты татарларының формалашуына караган кайбер нәтиҗәләр” дип исемләнгән докладында Курган һәм Чиләбе өлкәләрендә яшәүче сафакүл татарларының килеп чыгышына караган фикерләре белән уртаклашты. Аның фикеренчә, сафакүл татарларының тарихын Казан ханлыгы җимерелгәч, төрле эзәрлекләүләргә түзә алмыйча, буш җирләргә качып килгән яки Себер һәм Оренбург губерналарының саклану чикләре буенча күчерелеп утыртылган йомышлы татарларга гына бәйләп аңлатырга ярамый, чөнки бу төбәктә яшәүче татарлар бу якларның борынгы халкы себер татарлары булганлыгы турында буыннан-буынга күчеп килгән риваятьләрне саклап килгәннәр.  

“Казан арты татарларының көнкүреш культурасы: традицияләр һәм яңалыклар” исемле чыгышында Үзәкнең этнография юнәлешен алып баручы тарих фәннәре кандидаты Мөхәммәдова Рәмзия Гыйниятовна төп игътибарын бүгенге көндә традицияләрнең саклану һәм яшәү шартларына, яңару процессларына юнәлтте. Ул казан арты татарларының көнкүреш культурасы гомумтөрки традиция, Россия, Шәрык һәм Көнбатыш мәдәниятләренең синтезыннан гыйбарәт дигән фикерне куәтләде. Р.Г. Мөхәммәдова этнография һәм фольклор материалларына таянып, милли традицияләрнең ХХ гасыр дәвамында кичергән үсеш-үзгәреш сәбәпләрен чор белән мөнәсәбәттә анализлады. Галимә традицияләрнең саклану һәм югалу тенденцияләрен этник ихтияҗларга бәйләп аңлатты.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының хореография кафедрасы доценты Мусина Надежда Дмитриевна “Татарстан Республикасының мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге фән һәм белем бирү комплексының иң әһәмиятеле юнәлеше буларак татар халык хореографиясе” дигән доклад ясады. Ул Татарстанда хореографик фольклористика дигән фәнни юнәлешнең юклыгы хакында сүз алып барды һәм аны үстерү, гамәлгә кертү буенча кайбер фикерләре белән уртаклашты. Докладчы татар халык биюен өйрәнү, саклау һәм халыкка кире кайтару өчен хореографик белем бирүнең барлык дәрәҗәләре өчен татар биюе буенча үзара бәйләнешле укыту программалары булдыру, татар биюе кафедрасын ачу, җыентыклар чыгару һәм башка чараларны тәкъдим итте.

Татар фольклоры дәүләт үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Умеров Дәүләт Исмагилович докладында (“Әстерхан татарларының бию фольклоры”) халык хореографиясенең актуаль мәсьәләләренең берсе - биюне фиксацияләү методикасына игътибарын юнәлтә. Ул биюләрне видеотасмага яздыруның кимчелекле якларына басым ясый һәм кинетография методының тарафдары буларак чыгыш ясый. Умеров Д.И. үзенең докладында әстерхан татарларының көнкүрешендә сакланып калган биюләр турында (“Кияусый”, “Ак шатыр”, “Джиен”, “Куалашпак”, “Чугаляп”) мәгълүмат биреп үтте.

Үзәк директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Дәүләтшина Ләйлә Хәсәновна тарафыннан “Татар фольклорында Аксакал образының функциональ ягы” дигән доклад укылды. Ул дөнья халыкларының мифологик системаларында урын алган ирлек башлангычын ике архетип (Аксакал һәм Культура герое) берләшмәсе буларак реконструкцияләп, Аксакал образының мифологиядән язма мәдәнияткә кадәр үткән юлын яктыртты. Дәүләтшина Л.Х. фикеренчә, Аксакал образы халык мәдәниятендә түбәндәге үзгәрешләргә дучар була: Җир-Су аллалары (мифологиядә) – Хозер Ильяс (фольклорда) – ак сакаллы карт (әкият традициясендә) – Аксакал образы (әдәбиятта).

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Макаров Геннадий Михайлович “Белем бирү процессында татарларның традицион музыка уен кораллары. Проблемалар һәм перспективалар” дип исемләнгән докладында музыка уен коралларының укыту системасына кертү, кулланылыш даирәсен киңәйтү проблемаларына тукталды. Аның фикеренчә, милли уен коралларында уйнарга өйрәтү башка халыклар укыту системасының аерылгысыз өлешен тәшкил итә, әмма татар халкының милли инструментларын (гөслә, курай һ.б.) халыкка кире кайтаруга игътибар җитми.

Үзәкнең кече фәнни хезмәткәре Арикеева Зәлия Мансуровна (“Казан арты татарларының хәзерге йола комплекслары (өмәләр)”) йола фольклорын өйрәнгәндә, теге яисә бу йоланы бер комплекс итеп тикшерү турында сөйләде. Әлеге фикерләрен ул Татарстан республикасының Балык Бистәсе районына оештырылган комплекслы экспедиция барышында язып алынган яңа нигезгә урын сайлау, яңа нигезгә күчү йола комплексы үрнәгендә дәлилләп үтә. Арикеева З.М. әлеге комплекс эчендә нигез урынын сайлау, нигез боткасы, нигез ашы, яңа нигезгә аяк басу, Өй хуҗасын күчерү белән бәйле ышану, теләк сүзләрен барлап үтте.

Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең югары категорияле укытучысы Ризванова Фирдәүсә Газизовна (“Төбәк тарихы чыганагы буларак бәетләр”) үзләрендә оешкан “Халык иҗаты – акыл байлыгы” исемле фәнни-әдәби түгәрәк эшчәнлеге белән таныштырды. Укучылар тарафыннан җыелган бәетләрнең төбәк тарихы буенча җитди чыганак булуын, аларда халыкның тарихи вакыйгаларга, көнкүрешкә эмоциональ мөнәсәбәте белдерелүен ачыклап үтте.   

Кукмараның 2нче урта мәктәбе югары категорияле укытучысы Зиганшина Зөмәрә Нихатовна “Якташ язучылар иҗатында туган як фольклоры” дип исемләнгән чыгышында Кукмара районында туып үскән каләм ияләрәнең фольклор сюжетларын, персонажлар, “баба образлар”, тел-сүрәтләү чаралары, сюжет-композиция алымнарын укучыга материалны җиткерү юлында файдалануы турында сүз алып барды. Ул төп игътибарын Рифә Рахман иҗатына юнәлтте һәм аның лирикасында урын алган шигъри үлчәмнәр, мәкаль-әйтемнәр, образларның фольклор белән аваздаш булуын ачыклап үтте.

Конференция азагында оештырылган фикер алышуларда конференция уңышлы дип табылды. Дискуссиядә докладларның фәнни әһәмияте, фольклорның бүгенге яшәешенә багышланган конференциянең преспективалары һәм галимнәр каршында торган проблемалар да ассызыкланды. Хәзерге заманда гасырлар дәвамында камилләшеп килгән традицияләрнең югала баруы халыкның иҗади мирасын барлау, саклау һәм үзенә кайтару мәсьәләсенең гаять актуальләшүенә китерә, чөнки халык мәдәнияте турыдан-туры милләтнең үзбилгеләнүе белән бәйле.  Халыкның сүз калыпларын, ышану-ырымнарын, йола-гадәтләрен, җыр сәнгатен гомумән мәдәниятен саклап калганда гына, милләтнең югалмавына ышанырга мөмкин.

Дәүләтшина Л.Х.

 

Программа:

1. Завгарова Ф.Х. – директор ГЦТФ, кандидат филологических наук.
Вступительное слово.
Обрядовый фольклор в современных семейных обрядовых комплексах татар Заказанья.

2. Бакиров М.Х. – ведущий научный сотрудник ГЦТФ, доктор филологических наук, профессор КГУ.  
Фольклорное стихотворение и его виды

3. Баязитова Ф.С. - ведущий научный сотрудник ИЯЛИ, доктор филологических наук.    
Обрядовый фольклор и этнолингвистика. “Покрывало молодухи”

4.  Юсупов Ф.Ю. – доктор филологических наук, профессор КГУ.
Некоторые итоги  формирования татар Зауралья

5.  Мухаммедова Р.Г. – ведущий научный сотрудник ГЦТФ, кандидат исторических наук.
Бытовая культура татар Заказанья: традиции и инновации

6. Гилязутдинов С.М. - ведущий научный сотрудник ГЦТФ, ИЯЛИ, кандидат филологических наук.
Рукописи Ф. Аттара, хранящиеся в фондохранилище ГЦТФ, и его поэма “Мантыйк Аттаир”

7.  Мусина Н.Д. – доцент кафедры хореографии Казанского государственного университета культуры и искусств, заслуженный работник культуры.
Хореографический фольклор татарского народа – наиболее приоритетное направление образовательного и научного комплекса в области культуры и искусства РТ

8. Умеров Д.И. - ведущий научный сотрудник ГЦТФ.
Танцевальный фольклор астраханских татар

9. Давлетшина Л.Х. - заместитель директора ГЦТФ по научной работе.
Функциональный аспект образа Мудрого Старца в татарском фольклоре

10. Макаров Г.М. –  научный сотрудник ИЯЛИ, кандидат искусствоведения.
Традиционные музыкальные инструменты татар в образовательном процессе. Проблемы и перспективы